Зәйнең махсус хәрби операция ветераны үз эшен ачты
Зәй егете Салават Арсланов махсус хәрби операция зонасында штурмовик булып хезмәт иткән.
Туган якка – Зәйгә әйләнеп кайткач, ир-ат үз һөнәрен алыштырырга карар кылып, Әгерҗегә күченә.
Салават мебель реставрациясендә үз көчен сынап карый, ә заказлар килә башлагач, үз эшен ачарга уйлый.
«Мин интернет аша өйрәнеп эшли башладым. Берничә инструмент сатып алдым. Кемгәдер мебель, кемгәдер ишекләр реставрацияләдем. Әкренләп тәҗрибә тупладым», – дип сөйли Салават.
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы ярдәме белән ветеран үз мәшгуль статусын алган һәм социаль контракт төзегән. Бүлеп бирелгән 350 мең сум акчага яңа электр кораллары, компрессор сатып алган, яңадан укыган.
Салаватның планында - алга таба камилләшергә. Без геройга яңа юнәлештә уңышлар телибез.
Фото “Татарстан за Донбасс” сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев