Зәйнең махсус хәрби операция ветераны өстәл теннисы буенча турнирда призлы урынны алды
6 декабрьдә Казанда махсус хәрби операция ветераннары һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл теннисы буенча турнир узды.
Чара инвалидлар декадасы кысаларында оештырылды.
Турнирда Зәйдән махсус хәрби операция ветераны Александр Высоцкий катнашты.
“Александр Высоцкий махсус хәрби операция ветераннары арасында узучы ярышларда үзен сынап, призлы урыннар алып килә. Ул Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында нард уены буенча Татарстан Рәисе Кубогына ярышларда беренче урынны яулаган иде. Әстерханда нардлар буенча «Ватанны саклаучылар кубогы»на ярышларда да үзен сынады. Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Рәисе кубогының беренче этабында йөзү буенча ярышларда үз категориясендә икенче урынны алды. Мондый чараларда катнашу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Спорт белән шөгыльләнү махсус хәрби операциядән кайтучыларны тыныч тормышка җайлаштыруда бик мөһим”, - ди “Ватанны саклаучылар” фондының район социаль координаторы Наталья Зиннурова.
Казанда узган өстәл теннисы буенча турнирда Александр Высоцкий өченче урынны алды.
Фото “Ватанны саклаучылар” фондының район филиалыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев