Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең махсус хәрби операция ветераны капитан булган команда кибертурнирда җиңү яулады

Казанда махсус хәрби операция ветераннары арасында беренче Counter-Strike-2 турниры тәмамланды.

Республиканың тугыз муниципаль районыннан килгән утыз махсус хәрби операция ветераны виртуаль мәйданда көч сынашты. 

Һәрберсенең хезмәте төрле гаскәрләрдә үткән һәм бу турнирда алар үзләренең камил тактик осталыкларын, шулай ук командада эшләүнең кыйммәтле осталыгын күрсәттеләр. Җиңү өчен алты команда, һәрберсендә бишәр уенчы үзен сынады. Командаларның исемнәре – «Two Gun», «Zelik», «Ветераны16.рф», «Retro Squad», «Штурма» һәм «Воин РТ».
Чараны «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы Artcore Esports компьютер клубы белән берлектә уздырды.

Оештыручылар фикеренчә, әлеге турнирның төп максаты – махсус хәрби операция ветераннарына тыныч тормышка җайлашырга булышу. Күп кенә уенчылар Counter-Strike’ны соңгы тапкыр ун елдан артык элек уйнаган булса да, яңадан яраткан уенга әйләнеп кайтуларына бик шат. Катнашучылар сүзләренчә, алар өчен призлар түгел, ә хезмәттәшләре белән аралашып, вакытны күңелле итеп уздыру мөһимрәк.

Турнирда катнашучыларның берсе – Зәйдән Александр Высоцкий. Ул турнирда «Retro Squad» командасының капитаны иде. Һәм әлеге команда кибертурнирда иң көчле булуын күрсәтеп, җиңү яулады. 

– «Ватанны саклаучылар» фонды махсус хәрби операция ветераннарын  даими рәвештә төрле чараларга җәлеп итә. Һәм мондый чаралар махсус хәрби операция сынауларыннан соң тыныч тормышка әйләнеп кайтырга ярдәм итә. Җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр, – ди “Ватанны саклаучылар” фондының Зәй филиалы социаль координаторы Наталья Зиннурова.

фотолар  “Ватанны саклаучылар” фондының Зәй филиалыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев