Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең “Мәктәп” үзидарәсенә караган урамнарда ветеринария табиблары этләрне чиплаштырды

Бу көнне 16 хуҗа ветеринария хезмәтеннән файдаланды.

22 майда Иске Зәй бистәсенең “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсенә караган урамнарда район дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре этләрне чиплаштыруга чыкты. 

“Бу көнне йорт хайваннары хуҗалары үзләренең мәчеләре һәм этләренә котыру авыруыннан бушлай прививка да ясата алды. Әлеге чара йорт хайваннарының да, кешеләрнең дә иминлеген  тәэмин итүгә һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән”, - ди “Мәктәп” үзидарәсе рәисе Светлана Долгова.

Яңа закон буенча этләр чиплаштырылырга тиеш. Хуҗаларга үз этләрен токымына карамастан теркәргә кирәк.  Процедурадан соң ветеринария хезмәтендә белгеч эт һәм аның хуҗасы турында барлык кирәкле мәгълүматны, шул исәптән чип номерын да  «Хорриот» федераль дәүләт системасына кертә.

“Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсенә караган территориядә бу көнне 16 хуҗа ветеринария хезмәтеннән файдаланды. Әлеге процедура йорт хайваннары хуҗалары өчен бик уңайлы, чөнки клиникага бару белән бәйле хайваннар өчен стресстан качарга мөмкинлек бирә.

фотолар үзидарәдән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев