Зәйнең «Мәктәп» үзидарәсе өлкәннәрне мошенниклардан саклау өчен очрашулар оештыра
Иске Зәйнең «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова полиция участок вәкаләтлесе Эдуард Әхмәтьяров белән берлектә халыкны мошенниклар тозагына эләгүдән саклап калу өчен уртак эш алып баралар.
Бу көннәрдә дистанцион мошенниклыкны профилактикалау максатында чираттагы чара узды.
Эдуард Валерьевич «Макраме» клубы волонтерларына интернет челтәрендә яисә телефон аша дистанцион мошенниклыкның киң таралган төрләре, мошенниклар гражданнар милкен үзләштерү өчен еш куллана торган схемалар, шулай ук аферистларның хәйләләренә ничек эләкмәскә икәнлеге турында сөйләде. Гражданнар, билгесез кешеләргә ышанып, үз акчаларын югалткан конкрет мисалларны китерде.

Хокук саклау органнары тарафыннан дистанцион мошенниклыкны кисәтү буенча эш даими алып барыла, шуңа да карамастан, кешеләр элеккечә җинаятьчеләрнең корбаны була.
-Паспорт, банк карталары һәм SMS кодлары мәгълүматларын беркемгә дә хәбәр итмәгез. Чит кешеләргә компьютер яки телефонга керү мөмкинлеген бирмәгез. Әгәр дә сез мошенниклар корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә 102 номеры буенча шалтыратыгыз яки Эчке эшләр министрлыгының якындагы бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Җинаять турында никадәр иртәрәк белдерсәң, акчаны кире кайтару өмете шулкадәр югарырак, - дип мөрәҗәгать итте волонтерларга Эдуард Әхмәтьяров.
Фотолар үзидарәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев