Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең “Мәктәп” үзидарәсе балалар белән дуслыкка багышланган тәрбияви чара уздырды

30 июльдә Халыкара дуслык көне билгеләп үтелә. Бу көн расасына, милләтенә һәм диненә карамастан, халык арасында тынычлыкка, үзара аңлашуга һәм ихтирамга өнди.

Халыкара дуслык көне уңаеннан Иске Зәйнең “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова “Каенкай” балалар бакчасында “Без дуслыксыз яши алмыйбыз, дуслыкның кадерен белергә кирәк" дигән уен дәресе үткәрде.

“Уйлансаң, нәкъ менә балалар бакчасыннан дуслар табалар. Дәрес вакытында без комплиментлар ясарга өйрәндек, берләштерүче уеннар уйнадык һәм, әлбәттә инде, дуслыкның якты палитрасын рәсемдә чагылдырдык. Балалар рәсемнәре балалар бакчасы территориясен үзгәртте. Кечкенә булуларына карамастан, сораштыру барышында балалар дусларның күңелле, игелекле, яхшы булуларын әйттеләр. Уртак хезмәттәшлек өчен "Каенкай" балалар бакчасының  коллективына рәхмәт белдерәбез”, - ди “Мәктәп” үзидарәсе рәисе Светлана Долгова.

фотолар үзидарәдән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев