Зәйнең «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе грант отып, спорт һәм балалар мәйданчыгы булдырды
Шәһәр территориясен төзекләндерүгә территориаль-иҗтимагый үзидарәләр зур өлеш кертә. Алар республика конкурсларында катнашып, грантлар яулыйлар.
«Республиканың иң яхшы территориаль-иҗтимагый үзидарәсе» конкурсында Иске Зәйнең «Мәктәп» үзидарәсе рәисе Светлана Долгова өченче урын алып, республика бюджетыннан 600 мең сумлык грант отты.
Әлеге акчаларга Клуб урамында район мәдәният йорты биләмәсендә балалар һәм спорт мәйданчыклары ясадылар.
— Без үзебезнең территориаль иҗтимагый үзидарә биләмәсендә таганнар һәм тренажерлар кую турында хыялланып яшәдек. Менә бу хыял грант ярдәмендә тормышка ашырылды. Чөнки Иске Зәйдә таганнар Мәктәп тавында һәм күпкатлы йортлар каршындагы мәйданчыкларда гына бар. Ә тренажерларны бирегә бик күп өлкәннәр йөргәнгә куйдык. Казан фирмасыннан сигез элементка заказ бирдек. Башта мәйданчык буласы урынны чистарттык. Бу эштә безгә 1нче мәктәп укучылары ярдәм итте, — ди Светлана Долгова.
Шәһәр Советы утырышы уздырылып, «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсенең чикләрен үзгәртү турында карар кабул ителде. Хәзер 26 урам урынына 12е генә булачак. Калган урамнар башка үзидарәгә караячак.
Мәйданчыкларны яктырту эшен Андрей Крылов бригадасы башкарган. «Теплосервис» баскычларны ясау өчен такталар биргән, «Благострой» ҖЧШ мәйданчыктагы чүпләрне җыеп, үләннәрне чапкан.
Хәзер әлеге мәйданчык балалар авазыннан шау-гөр килеп тора. Алар өчен биредә аниматор Алесия Андреева хәйрия чарасы да уздырган.
— Мәйданчыкны булдыруда ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәм. Хәзер инде аларны саклап тотарга гына кала, — ди Светлана Долгова.
Фотолар «Мәктәп» үзидарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев