Зәйнең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен кызыклы уен ачу чарасы оештырылды
14 июньдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә татар гимназиясенең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Күңелле каникуллар» дип исемләнгән күңел ачу-уен программасы узды.
Бу матур кояшлы көндә чарага килгән балалар төрле бәйгеләрдә, интеллектуаль һәм спорт уеннарында бик теләп катнаштылар.
«Уен программасы күңелле, мавыктыргыч һәм кызыклы иде. Уеннар барышында балалар үзләренең төрле яктан әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Чарага килгән барлык катнашучылар да көн дәвамына җитәрлек яхшы күтәренке кәеф белән таралдылар», — ди китапханәче Венера Галимова.

фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев