Зәйнең күпфункцияле үзәге республика бәйгесендә җиңү яулады
Зәйнең күпфункцияле үзәге «Татарстанның иң яхшы күпфункцияле үзәге» республика бәйгесендә урта шәһәрләр категориясендә җиңүче булып танылды.
Бәйгедә күпфункцияле үзәкләрнең җитештерү күрсәткечләре дә, хезмәт күрсәтү шартлары да, гариза бирүчеләр өчен уңайлы мохит булдыру, офисларны техник яктан җиһазландыру да исәпкә алынган.
Шулай ук конкурста иң яхшы җитәкче, иң яхшы белгеч, иң яхшы проект һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев