Зәйнең күп функцияле үзәге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен эш урынында каршы алдылар
Бүген Россиядә күп функцияле үзәк хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә, әмма Зәй белгечләре өчен бу көн ял көне түгел – алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен эш урыннарында каршылыйлар.
Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре көн саен шәһәр һәм район халкына документлар тутырырга, белешмәләр алырга һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр белән бәйле төрле мәсьәләләрне хәл итәргә булышалар. Аларның хезмәте югары квалификацияне генә түгел, сабырлык, әдәплелек һәм күп кеше белән эшли белүне дә таләп итә.

Зәйнең күп функцияле үзәгендә Гөлназ Мәхмүтова җитәкчелегендә ун кешелек коллектив халыкка хезмәт күрсәтә, бүген һөнәри бәйрәмнәре көненендә дә алар эш урыннарында. Бу көнне без без аларга гади булмаган, әмма шундый мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәбез. Алар ярдәмендә күп кенә хезмәтләр гражданнар өчен аңлаешлырак була башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев