Зәйнең «Күкчәчәк» бакчасы балалары «Беренчеләр хәрәкәте» нә кушылды
19 декабрьдә «Күкчәчәк» бакчасында әзерлек төркеменә йөрүче балаларны «Беренчеләр хәрәкәте«нә багышлау тантанасы узды.
Әлеге тантана балалар өчен дулкынландыргыч, истә калырлык вакыйга булды. Тантаналы линейкада балаларга сәламләү сүзе белән Зәйнең «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Наталья Алчина мөрәҗәгать итте.
Ул балаларны мөһим вакыйга белән котлады һәм барысына да уңышлар, яңа ачышлар теләде. Балалар бер дулкынлану белән ант бирделәр, шуннан соң аларның һәрберсенә «Сәяхәт башлана» дигән балалар көндәлеге тапшырылды, ул балаларга хәрәкәт белән танышырга һәм төп кыйммәтләргә кушылырга ярдәм итәчә.
Бәйрәм «Беренчеләрнең хәрәкәте» флешмобы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев