Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең «Космос» кинотеатрында балалар белән янгын куркынычсызлыгы дәресе үтте

Зәй шәһәренең «Космос» кинотеатрында район янгын күзәтчелеге бүлеге Лилия Писарева, ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Зәй бүлеге башлыгы Любовь Асташина 6нчы мәктәп укучылары белән янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмә үткәрделәр.

Әңгәмә барышында инспекторлар укучылар белән янгынның сәбәпләре турында сөйләштеләр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, янгын чыкканда нинди номер буенча шалтыратырга кирәклеген искә төшерделәр. Аннан «Космос» кинотеатрыннан эвакуация үткәрелде, беренчел янгын сүндерү чараларын күрсәттеләр. Һәркем янгын сүндерүгечне эштә сынап карый алды.

Чара ахырында балалар өйгә кайткач, ата-аналары белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлый алсын өчен белешмәлекләр өләштеләр.

Фотолар янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев