Зәйнең коммуналь хуҗалыклары кышкы чорга әзерләнә
Зәй урамнарында шәһәрне яшелләндерү оешмасы хезмәткәрләре шәһәр территориясен актив төстә кышка әзерлиләр.
Көн саен парк һәм сквер территорияләреннән 4-5 кубометр чүп-чар, коелган яфраклар һәм коры ботаклар чыгарыла. Бу эш кар астында газоннарга һәм яшь үсентеләргә зыян килерлек булмасын өчен башкарыла.
Параллель рәвештә кече архитектура формалары төзекләндерелә. Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре паркларда эскәмияләрне һәм урналарны тәртипкә китерә. Шәһәргә керү юлларын төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә. Шушы көннәрдә «Благострой» ҖЧШ юл оешмасы белән уртак акция үткәрелде: үзәк юлларның берсенә 19 яшь чыршы утыртылды, алар шәһәр халкын ел буена яшеллеге белән сөендерәчәк.
"Кышка әзерләнү — комплекслы бурыч. Без территорияне җыештырып кына калмыйбыз, яз көне шәһәр чиста һәм каралган хәлдә уянсын өчен, инфраструктураны да төзекләндерәбез. Халыкның да безнең тырышлыкны хуплавы бик мөһим. Зәйлеләрне уртак көчләр белән барлыкка китерелгәннәргә сак карарга чакырабыз", - диде шәһәрнең яшелләндерү оешмасы җитәкчесе Фәнзур Хәсәншин.
Эшләр тотрыклы салкыннар башланганчы дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев