Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең көмеш волонтерлары Алабугада экскурсиядә булды

Зәй районында ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итүче «Бер сәгаткә ул» проектының көмеш волонтерлары Алабугага экскурсиягә бардылар. Экскурсия гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты белән хупланган «Бер сәгаткә ул» проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Бүгенге көндә волонтерлар төркемендә 15 ир-ат исәпләнә, алар «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү  үзәге карамагында булган өлкән яшьтәге гражданнарга даими ярдәм күрсәтәләр. Волонтерларның һәркайсы аена бер-ике тәрбияләнүчене үз өстенә ала һәм аларга көнкүрештә ярдәм күрсәтә. Бу – җиһазларны, сантехниканы ремонтлау һәм алыштыру, шәхси секторда яшәүче социаль хезмәт алучыларның йорт яны территориясендә үләннәрне чабу һәм башкалар.

Волонтерларга зур йөкләнешне исәпкә алып, оештыручылар геронтоволонтерларның рухи һәм физик торышын тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар сериясен үткәрергә карар кылдылар. Төркем тарихи Алабугага барып, үзләре өчен рухи байлык алып кайтты.

Сәяхәтчеләр шәһәрнең истәлекле урыннарына, шул исәптән Бородино сугышында катнашкан атаклы кавалерист-кыз Надежда Дурованың музей-утарына һәм Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музеена, Шайтан шәһәрчегендә булдылар. 

Кире кайтканда юлда волонтерлар тәэсирләре белән уртаклаштылар, сәфәр аларга яңа көч бирде дип билгеләп үттеләр.

Экскурсияләр оештыру һәм  мәдәни акцияләр волонтерларның нәтиҗәле эшләве өчен уңайлы атмосфера тудыруда төп рольне уйный. Проект җитәкчесе фикеренчә, мондый чаралар әхлакый ялга ярдәм итә һәм кәефне күтәрә, бу исә волонтерларны алга таба да иҗтимагый файдалы эш белән шөгыльләнергә этәрә.

Фотолар “Радость” үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев