Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең “Кояшкай” балалар бакчасында гаилә бәйрәме узды

“Кояшкай” балалар бакчасына төрле милләт балалары йөри.

Аларның нәрсәгә сәләтле булуларын күрү максатыннан, бакчада “Талантсыз гаилә булмас” дип аталган гаилә бәйрәме үтте.

Гаилә ул - җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Әти - әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Һәр милләтнең үз мәдәнияте, үз традицияләре, йолалары, күркәм гадәтләре бар. Һәр гаилә аны үзенчә үткәрә. Шәһәребездә төрле милләтләр яши. Татарлар, рус, керәшен, башкорт, чуваш гаиләләре дус-тату, үзара ярдәмләшеп, күңелле гомер кичерәләр.

"Кояшкай" балалар бакчасының иң матур гаиләләре – Миңнехановлар, Миңнегалиевлар, Бариновлар, Бәдретдиновлар һәм Алексеевлар бәйрәмнең төп кунаклары булды. Алар үз гореф-гадәтләрен, уеннарын, милли ризыкларын гаилә тәрбиясендә ничек кулланулары турында сөйләделәр. Җыр-биюгә булган сәләтләрен күрсәттеләр.

- Бу бәйрәмнән соң минем күңелемдә зур горурлык хисләре туды, чыннан да талантсыз гаилә булмый икән. Һәр гаилә үзенчә талантлы. Мәсәлән, Миннегалеевлар гаиләсен генә алыйк.

Бабай гармунда уйный, әби күбәләк шикелле аның янында бөтерелә, ә оныгы моңлы итеп татар җырын суза, шуларга карап, ничек сокланмыйсың! Шәһәребездәге барлык талантлы гаиләләрне туплаган безнең балалар бакчасы. Рус халык биюе, керәшен такмаклары, чуваш халык җыры, башкорт моңнарын ишеттек без.

Кичә җыр-бию, кызыклы уеннар, мавыктыргыч сораулар белән үрелеп барды. Кунакларыбызга исәнлек-саулык, булган талантларының саклануын, югалмавын, кешеләрне шатландырып, сөендереп торуларын теләп, бәйрәмгә йомгак ясап, бәйрәмебезне чәй табыны артында дәвам иттек, - ди “Кояшкай” балалар бакчасының туган тел тәрбиячесе Алсу Миңнебаева.

Фотолар “Кояшкай” балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев