Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең “Кояшкай” балалар бакчасында “Балалар тавышы” фестивале узды

29 мартта “Кояшкай” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең өлкәннәр төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр арасында “Балалар тавышы” (“Голос дети”) дип аталган эстрада сәнгате фестивале узды.

Анда район балалар бакчаларыннан 170 бала катнашты.

Фестиваль Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында яшь буынга әхлакый-эстетик тәрбия бирү һәм вокаль сәнгате өлкәсендә талантлы һәм сәләтле балаларны ачыклау максатыннан оештырылды.

Бәйгедә катнашучылар “Вокаль-соло”, “Вокаль-дуэт”, “Вокаль-ансамбль” номинацияләрендә көч сынаштылар.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары лауреатларны һәм дипломантларны билгеләде, аларны тәбрикләү тантанасы булды.

Фотолар "Кояшкай" балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев