Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең китап сөючеләре фикерләште

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе татар әдәбияты бүлегендә «Яңа елда бергә булыйк» дип исемләнгән әдәби чара үтте.

Бирегә «Сөмбелә» клубының иң актив китап укучылар җыелды. 

— Анда узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды, 2025 елга бурычлар билгеләнде. Мәгълүм булганча 2025 ел районыбызда Хәтер һәм дан елы, Татарстанда һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елы буларак билгеләп үтелә. Сөмбеләлеләр агымдагы елда узачак чаралар буенча фикер алыштылар, теләк-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Шулай ук татар бүлегенең уку залына килүче яңа газета- журналлар белән дә таныштылар, — ди китапханәче Венера Галимова.

фотолар үзәк китапханәдән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев