Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең «Каенкай» балалары Билгесез солдатны искә алды

Билгесез солдат көне уңаеннан Зәй музеенда «Каенкай» бакчасы балалары катнашында патриотик чара узды.

3 декабрьдә Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу көн сугыш кырларында ятып калган һәм исемнәре билгесез булган Советлар Союзы һәм Россия сугышчылары турындагы хәтерне, аларның хәрби һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлтелгән.

Илебездә Билгесез солдат көне беренче тапкыр 2014 елда билгеләп үтелде. 3 декабрь көне очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шул көнне, 1966 елның 3 декабрендә, Мәскәү янында немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителүенә 25 ел тулу уңаеннан Ленинград шоссесының 41нче чакрымында совет сугышчыларының Туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле дивары янында тантаналы рәвештә җирләнде.

Билгесез солдат көне уңаеннан Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда «Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез» хәтер маршы үткәрелде. Аңа «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылды.


-Балалар "Хәтер залына«да булып, сугыш реликвияләрен күрделәр, илнең төп һәйкәле — Александров бакчасындагы «Билгесез солдат кабере» мемориаль архитектура ансамбле турында белделәр. Шулай ук балаларны Иске Зәйдәге «1941-1945 елларда Ватан өчен һәлак булган Зәйнең уллары һәм кызларына» һәйкәленең прототибы белән дә таныштырдык. Чара ахырында балалар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.


Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев