Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең «Каенкай» бакчасы балалары әниләренә открыткалар ясадылар

Әниләр көне уңаеннан Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре «Каенкай» балалар бакчасының «Миләш» төркемендә әниләр өчен открытка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

«Открыткаларны үз кулларың белән ясау — бик мавыктыргыч һәм кызыклы эш, ул төрле яшьтәге балаларга да, өлкәннәргә дә ошый. Үз кулларың белән ясалган иң гади открыткалар да әниләргә зур сөенеч китерәчәк һәм әни хәзинәсендә сакланачак. Балаларга әниләре өчен чәчәк бәйләме ясау, открытканы чәчәкләр белән бизәү бик ошады. Алар иҗади биремне шатланып үтәделәр, әниләре өчен матур открытка ясадылар», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Ольга Габдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев