Зәйнең кадрлар үзәгендә эш бирүче көне үтте
Анда КАМАЗ предприятиясе яңа хезмәткәрләр өчен вакансияләр тәкъдим итте.
10 декабрьдә Зәйнең кадрлар үзәгендә илебез автосәнәгатенең әйдәүче предприятиеләренең берсе булган КАМАЗ предприятиясе катнашында эш бирүчеләр көне узды. Чара халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлтелгән “Кадрлар” илкүләм проекты кысаларында узды.
Очрашу барышында КАМАЗ предприятиясе эш эзләүчеләргә төрле белгечлекләр буенча 200дән артык эш урыны - актуаль вакансияләрнең киң базасын тәкъдим итте. Бу Зәй районы халкы өчен алдынгы сәнәгать предприятиесендә эшкә урнашырга теләүчеләргә киң перспективалар ача. Вакансияләр ярминкәсенә эре сәнәгать компаниясендә эшкә урнашу белән кызыксынган 14 эш эзләүче килде.
Чарада катнашучыларның дүртесе эшкә урнашуга беренче адым ясады: алар анкеталарны тутырды һәм компания вәкилләре белән алдан әңгәмә узды. Эш бирүче көнен үткәрү - "Кадрлар" илкүләм проектын гамәлгә ашыруның мөһим элементы. Чара предприятиеләрне квалификацияле белгечләр белән тәэмин итүгә, эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр арасында тотрыклы элемтәләр формалаштыруга ярдәм итә.
Эшле буласыгыз килсә, кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Үзәк белгечләре сезнең компетенцияләрегезне һәм теләкләрегезне исәпкә алып вакансия сайларга, эшкә урнаштыру өчен кирәкле документларны әзерләргә, эш бирүчеләр белән очрашу оештырырга ярдәм итәчәк.
фото Зәй кадрлар үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев