Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең ир-ат волонтерларына сихәтләнү ялы оештырылды

Зәй шәһәре волонтерлары “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Бер сәгатькә ул” проектында актив катнаштылар.

Ул Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән гранты хисабына мөмкин булды. Чараларны оештыруда район ветераннар Советы өлеше дә зур булды.

Проект кысаларында ир-ат волонтерлар, көнкүреш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә хәл итү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтә.

Бу үзенчәлекле ярдәм формасы  2024 елның декабрендә башланып киткән иде.  Волонтерлар төркеме өлкәннәргә ир-ат кулы кирәкле эшләрдә булыша. Мәсәлән, шкаф яисә башка төрле җиһазлар җыю, вак ремонт эшләре башкару, сантехника, розетка һәм ут сүндергечләрне алыштыру яисә төзәтү, кышын кар чистарту, җәен үлән чабу кебек эшләр башкарыла. 

Проектта катнашучыларга рәхмәт йөзеннән аларны кызыксындыру чаралары да уйланылган. Бу республика буенча туристик экскурсияләрне  дә үз эченә ала. Бу көннәрдә Зәйнең ир-ат волонтерлары өчен шундый сәфәрләрнең берсе Түбән Кама термаль комплексына оештырылды.  

15 сентябрьдә унбиш волонтердан торган команда файдалы ял итү мөмкинлеге алды. Сәламәтләндерү үзәгендә булу барлык катнашучылар өчен дә әһәмиятле вакыйга булды. Алар су процедуралары алдылар һәм шифалы сауналарда сихәтләнделәр. Мондый сәяхәтләр волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларның рухын ныгыта, аларны алдагы актив социаль позициягә этәрә һәм физик яктан яхшы хәлдә калырга ярдәм итә.

“Бер сәгатькә ул” проектын гамәлгә ашыру өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгыртуның мөһимлеген исбатлый һәм өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен иҗтимагый оешмаларның һәм хакимият органнарының көчен берләштерү кирәклеген ассызыклый.

Фото "Радость" социаль үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев