Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең Җиңү Бульварында яшеллекне экологик савыктыру программасы гамәлгә ашырыла

Шәһәрнең экологик торышы аерым игътибар сорый торган сезонлы эш. Аеруча парклардагы яшеллекне, агачларны даими карап, тәрбияләп тору мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Бу исә авыру үсенте, агачларны кисеп, алар урынына яңаларын утыртуны да үз эченә ала. Әлеге уңайдан шәһәрнең Җиңү Бульварындагы авыру агачларны кисүне оештыру кайбер шәһәрдәшләребездә ризасызлык тудыруына аерым тукталып, белгечләрдән аңлатма бирүне сорадык. 

“Экологик тотрыклылыкны саклау максатында  Зәй шәһәренең Җиңү Бульварындагы  кебек шәһәр паркларындагы яшеллекләрнең торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Мәсәлән, Җиңү Бульварында  30 яшьтән артып киткән агачлар булуы мәгълүм. Шуңа бәйле рәвештә яшеллекне савыктыру һәм яңарту буенча чаралар үткәрү зарурлыгы туа, бу агач, куакларның табигый картаю процессларына бәйле. Бигрәк тә үзләренең биологик яше һәм физиологик үзенчәлекләре аркасында алмагачларның инде авырый башлавы билгеле. Паркны төзекләндерү программасы кысаларында, яңа үсентеләр утырту өчен уңай шартлар тудыру максатыннан, быел карт агачларны кисү үткәрелде. Алга таба алар урынына  78 зәңгәр чыршы утырту күздә тотыла, бу паркның экологик хәлен яхшыртырга һәм эстетик җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова.

Җиңү Бульварындагы алмагачларның картаюы турында инде тәҗрибәле агроном, аксакал Минерифкать абый Шәвәлиев та искәртә. 

“Картаю сәбәпле алмагачларның инде һава торышының төрле кискен шартларына каршы торучанлыклары кими, нәтиҗәдә, алар авыруларга бирешә, эчтән карала башлый. Бу исә алга таба әлеге агачларның акрынлап корый башлаячагына ишарә. Шуңа күрә, шәһәр экологиясен яхшырту максатында аларны үз вакытында кисеп, яңа үсентеләр утырту бик мәслихәт. Җиңү Бульварына без агачларны Җиңүнең 30 еллыгына утырткан идек. Ә хәзер район хакимиятендә безнең киңәшләргә колак салып күпчелек зәңгәр чыршылар утырту карар ителде, чөнки бу төр агачлар мемориаль комплексларда утыртыла торган үсентеләр”, - дип белдерә ул. 

Паркны яшелләндерү программасы буенча Җиңү Бульварында   2026 елда алмагачлар утырту да  планлаштырыла. Бу исә бирегә килеп ял итүче  балалар, өлкәннәр өчен гадәтләнгән алмагачлыкны кабат сафка бастыруны күздә тотып эшләнәчәк. Чөнки язын ап-ак чәчкәгә күмелеп утыручы алмагачлар Җиңү Бульварында Җиңү язын символлаштыручы, күңелне иркәләүче үсентеләр. Моннан тыш, чәчәк атучы алмагачлар исе, һаваны зарарлы катнашмалардан чистартып, аның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә, диләр белгечләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инде монда 14 зәңгәр чыршы утыртылган, бу тотрыклы һәм гармонияле шәһәр ландшафтын булдыру юлында мөһим адым булып тора.

Паркта агач утыртуның берничә төп максаты бар. Беренчедән, бу агачларның углекислый газны йотып кислород бүлеп чыгару исәбенә экологик хәлне яхшыртуы, икенчедән, яшел үсентеләр уңайлы шәһәр мохите булдыруда мөһим роль уйныйлар, ял итү һәм рекреация өчен мөмкинлекләр тудыралар.

Шулай итеп, Җиңү бульварындагы паркта яшел үсентеләрне савыктыру һәм яңарту буенча чаралар үткәрү тотрыклы һәм экологик яктан уңайлы шәһәр мохите булдыру юнәлешендә мөһим эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев