Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең инглиз теле укытучысы – “Ел укытучысы-2026” бәйгесе финалисты

Кичә Казанда «Россиянең Ел укытучысы-2026» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы призерлары һәм җиңүчеләре бүләкләнде.

Конкурсның мәктәп, муниципаль һәм зона этаплары аша быел республиканың барлыгы 1,8 меңнән артык педагогы узган. 41 кеше төбәк этабына чыгып, иң яхшы укытучы исеме өчен көч сынашкан.

Алар арасында Зәйнең 6нчы мәктәбе инглиз теле укытучысы Алия Муллакаева да бар. Алия Фәнил кызы “Ел укытучысы” бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулап республика финалына беренче унлыкка керде. Һәм “Белем бирүдә креатив алым өчен” номинациясендә ТР Мәгариф һәм фән министры имзалаган финалист дипломына лаек булды.

фото: мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев