Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең «Җиләк» ансамбле 500 мең сумлык сертификатка ия булды

15 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында егерме бишенче республика «Питрау» бәйрәме үтте. Елдагыча, бәйрәмгә бик күп кунак килгән иде. Табигатьнең матур җиренә Тырлау аланына җыелган халык рәхәтләнеп күңел ачты. Анда Зәйдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкчелегендә зур делегация катнашты.

Районыбызның керәшен фольклор ансамбльләре бәйрәмне матур чыгышлары белән бизәде. Ә иң куанычлысы биредә безнең «Җиләк» ансамбленә сәхнә костюмнары тектерү өчен ТР Рәисе имзалаган 500 мең сумлык сертификат бирелде. Аны бәйрәмнең төп кунагы ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ансамбль җитәкчесе Ольга Агашкинага тантаналы төстә тапшырды.

— Безнең «Җиләк» керәшен фольклор ансамбле 2003 елда Район мәдәният йорты каршында оешты. Әлеге ансамбльне оештыру идеясе белән чыккач, моны җыр-моңга хирыс төрле милләт вәкилләре хуплап алдылар. Иң мөһиме — безне керәшен җырларына һәм гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт берләштерде. 2016 елда «Җиләк» фольклор ансамбле «Халык» ансамбле исемен алды. Менә хәзер республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановтан зур бүләк алдык, алга таба матур, заманча костюмнардан тагын да зур уңышлар яулау исәбебез, — ди Ольга Афанасьевна.

Ансамбльдә халык җырларын, керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен яратучы кешеләр шөгыльләнә. Ансамбль Зәй районының һәм Зәй шәһәренең иң яхшы коллективларының берсе. Коллектив район, республикакүләм дәрәҗәдәге күпсанлы конкурсларда һәм смотр фестивальләрендә катнашып җиңүләр яулап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев