Зәйнең игелекле затлары укучыларга остаханә бүләк итте
Шәһәрнең 9нчы санлы коррекция мәктәбендә укучыларны хезмәт күнекмәләренә өйрәтеп тәрбиялиләр.
Монда ике профильле юнәлеш алып барыла иде инде. Алар тегү һәм агач эшкәртү осталыгы буенча булды. Хәзер тагын бер юнәлешне ачып җибәрергә исәплиләр, ул штукатур-маляр эше.
Хезмәт дәресләрендә һәм укулардан соң шөгыльләрдә балалар педагоглар кул астында төрле кул эшләре башкаралар, тегәләр. Әлеге эшләре белән алар иҗади һәм һөнәри бәйгеләрдә дә актив катнашалар. Мәсәлән, «Абилимпикс», «От замысла к изобретению», «Без бергә» бәйгеләре укучыларның иң яратып катнаша торган ярышлары. Әле махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм максатында, алар госпитальләргә култык таяклары әзерлиләр, эчке киемнәр тегәләр, гуманитар ярдәм белән урыннарга озаталар. Малайларга, кызларга бу эшләрне башкаруда заманча җиһазлар ярдәмгә килә. Ә остаханәләр хәйриячеләр булышлыгы белән яңартыла.
Мәктәп коллективы бу максаттан даими ярдәм итеп торучы оешмаларга рәхмәт белдерә.
Икенче ел рәттән мәктәпкә остаханәне җиһазландырырга «Аккурайд Уилз Руссия» Зәй заводы булыша. Бу көннәрдә мәктәпкә заводның генераль директоры Екатерина Мизрина һәм персонал белән эшләү бүлеге белгече Наталья Федина килделәр. Алар үзләре белән ике тегү машинасы һәм бер чигү машинасы алып килгәннәр. Кунаклар мәктәп остаханәләрендә булып, балалар белән аралашып, аларга уңышлы уку елы теләделәр.
Шул ук көнне мәктәптә «Техно» заводының җитештерү буенча директоры Вадим Емельянов, бүлек башлыгы Дмитрий Цысс, экология хезмәте җитәкчесе Светлана Фәттахова, персонал белән эшләү бүлеге башлыгы Светлана Мөнәсыйпова, мастер Игорь Никитин да булдылар. Алар мәктәпкә штукатур-малярлар остаханәсе өчен җиһазлар бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев