Зәйнең игелекле йөрәкле хатын-кызы госпитальләр өчен киемнәр тегә
Иске Зәйдә яшәүче Ирина Позднякова узган көздән махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр өчен эчке киемнәр, госпитальләр өчен бриджа һәм шорталар тегә.
Иринаның улы мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алынган. Бүгенге көндә ул яраланып ялга кайткан.
— Мобилизация игълан ителгәннән соң ирем белән без зәйлеләрнең берләшеп, хәрбиләргә ярдәм итүләре турында ишеттек. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Мин дә иремә бу эшкә алынырга теләвемне белдердем. Анда бит безнең улларыбыз. Иске Зәйдәге яшьләр үзәгенә барып, хатын-кызларның маскировка челтәрләре үрүен күрдем. Мин дә челтәр үрергә йөрер идем, ләкин сәламәтлегем буенча булдыра алмыйм. Алардан тагын ничек ярдәм итәргә була дип кызыксындым, үземнең тегәргә хирыслыгымны әйттем. Барысы да шуннан башланды, — ди Ирина.
«Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова Иринаның бу тәкъдимен хуплап, активистлар аны кирәкле күләмдә тукыма белән тәэмин итәләр. Шулай итеп, тегүче ханым эшкә керешә. Башта ир-атлар өчен 48-58 үлчәмдәге эчке киемнәр тегә. Шуннан соң волонтерлар Иринадан Илизаров аппараты астында ятучы яраланган солдатлар өчен бриджалар тегүен сорыйлар. Ул госпитальдә дәваланучы ир-егетләргә кияргә җайлы булсын өчен аларны уңайлы итеп тегә.
Бүгенге көнгә Ирина ир-атлар өчен 513 эчке кием һәм яраланган солдатлар өчен җайлаштырылган 200 бриджа теккән. Эссе һава торышы башлангач, шорталар тегәргә алынган.
Ирина улының язмышы өчен борчылу аны хәрбиләргә ярдәм итәргә этәргәнен яшерми.
— Махсус хәрби операциядә катнашучылар барысы да — кемнеңдер газиз уллары. Һәр әни дә йөрәк пәрасы өчен борчыла, аларга ярдәм итүдә үзеннән өлеш кертергә тырыша. Шулай итеп, минем ярдәмем башка кешенең улына барып җитсә, кемнеңдер әнисе минем улым турында кайгырта булып чыга. Барысы да улларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде дигән теләк белән башкарыла, — ди Ирина.
Тегү өчен оста киҗемамык һәм табигый тукымаларны гына куллана, алар тәнгә йомшак. Тукымаларны аңа Зәйнең битараф булмаган кешеләре һәм волонтерлар китерә. Ул игелекле эшләр башкаручы кешеләргә рәхмәтле булуын әйтә.
Иринаның игелекле йөрәгенә барысына да урын бар — ул районнан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җибәрүдә дә үзеннән өлеш керткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев