Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең “Яшьлек” спорт мәктәбендә эвакуация буенча өйрәнүләр узды

5 сентябрьдә көндезге сәгать 11дә “Яшьлек” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе подвалында кыска ялганыш нәтиҗәсендә “янгын чыкты”.

Янгын турында автоном хәбәр итү җайланмасы эшләмәгәнгә, янгынны тиз арада күрүче булмады. 11 сәгать 03 минутта бер хезмәткәр подвалдан төтен чыгуын күреп, тиз арада бу турыда янгын сүндерүчеләргә хәбәр җиткерде.

Каравыл-сак хезмәте тавыш сигналы һәм ретранслятор аша бинада булучыларны эвакуация схемасы нигезендә чыгару чараларын күрде.

Тиз арада янгын чыккан урынга янгын сүндерүчеләр, коткаручылар килеп җитте.

- Эвакуация тулаем алганда янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен үтәп башкарылды, «Яшьлек» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре куелган бурычларны бик яхшы үтәделәр. Әлеге чара персоналның эвакуациягә әзерлеген һәм янгын вакытында дөрес эш итә белүен, шулай ук янгын сүндерүнең беренчел чараларыннан файдалана белүен күрсәтте, - ди район янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Лилия Писарева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев