Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең “Яшьлек” клубында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр

19 ноябрьдә Зәйнең “Яшьлек” яшьләр клубында юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган мавыктыргыч квиз узды.

Квизның максаты – чарада катнашучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм аларны үтәүнең мөһимлеге турында хәбәрдарлыгын арттыру. 

“Чара юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә битараф булмаучы балаларны җыйды, чөнки юлда үз-үзеңне тоту культурасы кече яшьтән формалаша һәм һәрберебезгә кагыла”, - ди “Яшьлек” клубы белгечләре.

Квизда катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә, катлаулы юл ребусларын чишәргә, стандарт булмаган ситуацияләрдә логика күрсәтергә һәм хәтта машина юлындагы һәм тротуарлардагы теге яки бу гамәлләрнең дөреслеге турында бәхәсләшергә туры килде. 

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү – бу әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгына гарантия. Ул - үз-үзеңә һәм якыннарыңа тормышны һәм сәламәтлекне саклап калу сәләте.

Фото “Яшьлек” клубыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев