Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең яшьләр үзәге җитәкчесе Бөтенроссия грантлар конкурсында җиңү яулады

Зәйнең «Дуслык» яшьләр үзәге җитәкчесе Ирина Беланның «Йолдызлар астында кино» проекты грант отты.

Казанда «Безнең Татарстан» форумы кысаларында «Росмолодежь. Грантлар: микрогрантлар» яшьләр проектлары конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. 

Җиңүчеләр арасында Зәйнең «Дуслык» яшьләр үзәге җитәкчесе Ирина Белан да бар. Аның «Йолдызлар астында кино» проекты 80 мең сумлык грант отты һәм ул 2025 елда гамәлгә ашырылачак. Шәһәр халкы ачык һавада фильмнар караудан ләззәт алачак, шулай ук бу эш берничә авыл җирлегендә дә оештырылачак. 

Ирина Николаевнаны җиңүе белән котлап, проектның уңышлы гамәлгә ашырылуын телибез. 

Фото яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев