Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе белгечләре социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау буенча семинарда катнашты

Тукай районының “Навигатор” яшьләр үзәгендә үткән семинарга Зәй районы яшьләр эшләре идарәсе белгечләре дә барды.

Семинар яшьләр сәясәте өлкәсендәге белгечләр өчен «Наркомания, алкоголизм, тәмәке тарту, суицидаль характердагы балалар һәм яшьләр белән социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау эше» темасына узды.

Семинар барышында катнашучылар яшьләр сәясәте өлкәсендә профилактика эшенең башка ведомстволар куллана торган алымнардан төп аермалары турында фикер алыштылар. Белгечләр яшүсмерләр һәм яшьләр белән аралашуның нәтиҗәле ысуллары мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр, алар белән бер телдә «сөйләшә» белү, төрле кызыклы, файдалы чараларга җәлеп итү мөһимлеге ассызыкланды.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев