Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең яшь спортчылары “Сугышчан Дан” музеенда

23 гыйнварда «Барс» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр «Сугышчан Дан» музеенда булдылар.

Әлеге музей Зәйдә “Гвардия” эзтабарлар отрядының казу эшләрендә катнашып, Бөек Ватан сугышы чорындагы солдатларның көндәлек куллану әйберләре, сугышчылар киемнәре, кораллары һ.б. экспонатларны алып кайтулары нәтиҗәсендә тупланды. Яшь спортчыларны “Гвардия” эзтабарлар отряды  җитәкчесе Виктор  Никифоров каршы алып, һәр экспонат турында җентекле мәгълүмат бирде. Виктор Михайлович  үзе дә Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, ул яу кырындагы вакыйгаларны шәхсән белә.

фото: эзтабарлар отрядыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев