Зәйнең яшь спортчылары музейда булды
«Зәй» спорт мәктәбенең ирекле көрәш буенча тренеры Ленар Кәлимуллин шәкертләре белән туган як тарихын өйрәнү музеенда булды.
Традиция буенча, көзге каникул көннәрендә спортчылар үзләренең дөньяга карашларын киңәйтү өчен музейга киләләр.
Бу аларга Зәй тарихы турында тулырак белергә ярдәм итә.
Экскурсия «Җиңүгә кадәр 200 көн» акциясе кысаларында узды. Чөнки музейда Бөек Ватан сугышы ветераннары — батыр якташларыбыз турында тулырак белергә була.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев