Зәйнең яшь спортчылары ил патриотлары булуларын ГТО нормативлары үтәп дәлилләде
17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәтне пропагандалау максатында «ВСЕ СВОИ» патриотик акциясе үтте. Аның кысаларында Зәйдә шәһәр спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче 93 бала «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» (ГТО) нормативларын тапшырдылар.
Яшүсмерләр ГТО нормативлары буенча каралган күнегүләрне башкарды. Шул рәвешле алар физик яктан нык булуларын дәлилләп, Ватан сакчылары булырга әзер икәнлекләрен күрсәтте.
— «ВСЕ СВОИ» акциясенә яшь спортчылар бик теләп кушылды. Алар барысы да ГТО нормативларын яхшы үтәде, — ди районның әлеге нормативларны үтәүгә контрольлек итү белгече Регина Волкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев