Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең яшь көрәшчеләре бил алышлардан җиңүләр белән кайтты

6 — 8 декабрьдә Казанда ирекле мкөрәш буенча, СССРның спорт мастеры Ш. Ганиев истәлегенә төбәкара турнир үтте.

Анда Россиянең 10 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты. Аны Зәйдән тренерлар Илнар Хәйруллин, Рамил Салихов һәм Ленар Кәлимуллин кул астында шөгыльләнүчеләр яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Һәр ярыштагыча үз үлчәү категориясендә беренчелекне Әбүбәкер Мугурбиев көндәшләренә бирмәде, ул 32 кг. га кадәрдә чемпион калды. Шулай ук үз үлчәү категориясендә даими җиңүләр яулап килүче Әмир Хөснетдинов белән Данил Карпов та бирешмәделәр, алар да беренче урыннарны алды. Ә Егор Минеев — икенче, Динар Фаршатов — өченче булдылар. Бу батыр егетләр белән Илнар Хәйруллин эшли.

Ә тренер Рамил Салихов һәм Ленар Кәлимуллиннарныкылардан үз үлчәү категорияләрендә өченче урыннарны Кәрим Кәлимуллин, Шамил Газизов, Алинә Хөснуллина алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев