Зәйнең яшь комбайнчысы өченче ел рәттән республика бәйгесендә җиңү яулый
Республиканың Алексеевский районында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» бәйгесенә йомгак ясалды. Традицион бәйгегә нәтиҗә һәр ел саен кыр эшләре тәмамлангач «Уңыш бәйрәме» кысаларында үткәрелә. Быел да Зәебезнең уңган яшь механизаторлары әлеге бәйгедә сынатмады. Анда инде берничә ел уңышка ирешүче Рөстәм Мөхәмәтдинов өченче урын алуга иреште.
Алексеевск районы аграр көллиятендә узган бәйгедә республиканың яшь комбайнчыларыннан торган 15 экипаж көч сынашты. Безнең район данын анда Рөстәм Мөхәмәтдинов һәм аның ярдәмчесе Алмаз Рәхмәтов якладылар. Егетләр иң башта теоретик яктан белемнәрен сынадылар, аннан соң комбайн механизмы турында экспертлар сорауларына җавап бирделәр, махсус төзексезлекләндерелгән комбайнны вакытка ремонтладылар. Әлеге сынауларны безнекеләр яхшы үтәде һәм өченче урынга лаек булдылар. Узган ел исә безнең әлеге экипаж җиңү яулаган иде. Ярышлар флагын күтәрү хокукы да узган елгы җиңүче Рөстәм Мөхәмәтдиновка бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев