Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең яшь кинематографистлары эше Бөтенроссия фестивалендә җиңү яулады

Бу көннәрдә Мәскәүдә Сергей Чернышёв истәлегенә “Десятая муза” дип аталган яшь кинематографистлар Бөтенроссия фестиваленең финал өлеше бара. Анда Зәйдән балалар иҗат йортында шөгыльләнүче иҗат төркеме “Собака косманавт – в Заинске” дигән документаль фильм белән җиңү яулады.

Апалы-энеле София (14 яшь)  һәм Савелий (11 яшь) Московлар, Амелия Камалиева (15 яшь) педагог Зөлфия Сәфәргалиева кул астында үзенчәлекле тарихи фильм әзерләп башта фестивальнең республика турында беренче урын яулаганнар иде, хәзер исә Бөтенроссия финалында I дәрәҗә лауреат булдылар.
 Әлеге балаларның иҗат эше Россиянең  78 төбәге катнашучылары арасында иң-иң дип танылды. Алар өчесе дә илнең талантлы балалары исемлегенә кертелде. Фестивальдә исә төп бүләк – “Артек” балалар ял лагерена юллама. Шәһәребезнеңн зур уңышлары белән котлыйбыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев