Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең «Яшь Гвардия» җитәкчесе Бөтенроссия белем бирү слетында катнашты

Зәй районының «Яшь Гвардия» җитәкчесе Арина Латыпова Мәскәүгә “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” яшьләр берләшмәсенең 20 еллыгына багышланган Бөтенроссия белем бирү слетына барды.

Арина  муниципалитетны әһәмиятле форумда уңышлы тәкъдим итте. Аның катнашуы Зәй яшьләренең актив тормыш позициясен һәм районның республика һәм гомумән илнең иҗтимагый-сәяси тормышында тоткан мөһим урынын ассызыклый.

Чарага  бөтен илдән 2500 яшь гвардияче килде: алар –  хәрәкәт активистлары, "ПолитЗавод" проекты җиңүчеләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм төбәк бүлекләре җитәкчеләре. 

“Бердәм Россия” сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведев тантаналы чарада чыгыш ясады. Ул оешманың меңләгән егет-кыз өчен чын патриотизм мәктәбе булуын ассызыклады.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев