Зәйнең “Гвардия” клубы геройлар гаиләләренә ярдәм итә
Зәйнең «Гвардия» хәрби-патриотик клубы активистлары мөһим миссияләрен - махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр гаиләләренә ярдәм итү буенча эшне дәвам итә.
"Гвардия" хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Виктор Никифоров үзенең тәрбияләнүчеләре белән берлектә утын кисүдә актив катнашалар. Аннан утыннар махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең гаиләләренә озатыла.
“Әлегә хәрби хезмәткәрләр илебез мәнфәгатьләрен махсус хәрби операция уздыру зонасында яклыйлар, ә безнең бурыч - аларның якыннарына ярдәм итү. Бу - безнең уртак эшебезгә керткән өлешебез, Ватаныбызны саклаучыларга рәхмәт белдерү”, - ди “Гвардия” отряды активистлары.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев