Зәйнең “Гвардия” эзтабарлар отряды Идел буе федераль округы төбәкара слетында катнашты
25 июльдә Чиләбе өлкәсенең Еткуль районы Еманжелинская станицасы Захарова утарында Оренбург казак гаскәренең өченче казак хәрби бүлегенең гомумгаскәри җыены узды.
Әлеге вакыйга казаклык вәкилләрен һәм гореф-гадәтләрне саклау белән кызыксынучы кунакларны җыйды, ул чын казак мәдәнияте бәйрәменә әверелде.
Чараның мөһим өлеше булып Зәйнең «Гвардия» хәрби-патриотик клубы тәрбияләнүчеләренең катнашуы торды. Безнең эзтабарлар өчен бу сәфәр гади экскурсия генә түгел, ә тарихның тере дәресе булды: алар заманалар бәйләнешен чын мәгънәсендә тоя алдылар һәм бабаларыбызның гореф-гадәтләрен белделәр.
Яшь кунаклар өчен программада иҗатка да, практикага да урын табылды: чын казак җырлары яңгырады, җәядән ату буенча мастер-класс үтте, шулай ук атта йөрү оештырылды. Мондый мизгелләр казакларның көнкүреше һәм йолалары турында белеп кенә калмыйча, аларның рухын да гамәлләр һәм хисләр аша тоярга ярдәм итә.
Фотолар “Гвардия” отрядыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев