Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды эшкә урнашкан яшүсмерләр белән очрашты
Бу көннәрдә Зәйдә эшкә урнашкан яшүсмерләр өчен үзенчәлекле, бик мөһим чара узды.
Яшүсмерләр «Ялкын» яшьләр-яшүсмерләр патриотик клубында кунакта булдылар, анда илебез тарихы һәм Ватаныбыз геройларының батырлыклары белнә таныштылар.
«Гвардия» отрядының эзләнү экспедицияләреннән кыска метражлы документаль фильмнар карау аларда аеруча зур кызыксыну уятты. Чын казу кадрлары, хәбәрсез югалган сугышчыларның исемнәрен кайтару турындагы тарих һәм сугыш кырларыннан уникаль табылдыклар беркемне дә битараф калдырмады.
Яшүсмерләр тарихи хәтерне кайтару юлында нинди зур һәм игелекле хезмәт торганын үз күзләре белән күрделәр. Мондый очрашулар яшь буын үз тарихын хәтерләвен һәм кадерләвен ассызыклый.
Фото “Гвардия” отрядыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев