Зәйнең гүзәл затлары «Ел хатын-кыз» ы республика бәйгесе җиңүчеләре
Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында «Ел хатын-кызы» Республика конкурсына йомгак ясалды.
Тантаналы чарада ун номинациядә финалга үткән хатын-кызларны бүләкләделәр. Алар арасында Зәйдән Дина Коронова һәм Елена Терентьева да бар.
Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Герое Иван Додосов, «Мәрхәмәт – Милосердие» ТР Дәүләт Советы депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева бүләкләде.
Зәйнең ГРЭС хезмәткәре Елена Терентьева "Хатын-кыз ана" номинациясе, ә шәһәр музыка мәктәбе директоры Дина Коронова "Хатын-кыз мәдәният, сәнгать" номинациясендә җиңү яуладылар.
Фотолар шщхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев