Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең эшлекле хатын-кызларын Халыкара форумда көтәләр

Актив, эшлекле, төрле идеяләргә бай хатын-кызларны “Өченче меңьеллык хатын-кызы” IV Халыкара форумда катнашырга чакыралар. Форум агымдагы елның 18–19 ноябрьләрендә Мәскәүдә узачак.

Россия Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы дипломатик корпуска хезмәт күрсәтү буенча баш идарәнең тарихи мәдәни үзәгендә масштаблы вакыйга — “Өченче меңьеллык хатын-кызы” IV Халыкара форумы оештырыла. Форум Бөтен дөньядан хатын-кызлар бергәлекләрен, лидерларны, эшмәкәрләрне, новаторларны һәм иҗатчыларны берләштерәчәк.

Ике көн эчендә Россиянең 89 төбәгеннән, БДБ илләреннән, Азиядән, Европадан һәм Африкадан катнашучылар яңа проектлар төзи, партнерлар таба һәм глобаль аренада үзләрен таныта алачак. Форум программасы стратегик дискуссияләр, бизнес-практика һәм хатын-кыз казанышлары күргәзмәсен берләштерә.

Хатын-кыз лидерларның глобаль бергәлегенең бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Белешмәләр өчен контактлар:  +789684418451, +79671483832

 Email: iwuorg@gmail.com

 Сайт: www.woman3000.org

2024 елда форум Россия төбәкләреннән һәм 40 илдән 300 дән артык делегат өчен мәйданчык булган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев