Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең эшче яшьләре турслетка чыкты

Традицион төстә көзге матур көннәрдә һәр ел саен яшьләр эшләре идарәсе эшче яшьләрне туристлык буенча осталыкларын сынарга җыйный. Быел да ул узган ялларда «Созвездие» балалар ял лагерында үтте. Анда оешма-предприятиеләрдән, авыллардан сигез команда катнашты.

ГРЭС, Зәй шикәре заводы, спорт идарәсе, политехник колледж, Якты Күл, Сәвәләй, Сарсаз-Баграж, Аксар авыл җирлекләре командалары баудан ясалган басма, бүрәнә аша ярның икенче ягына чыгуда, текә таудан тизрәк төшүдә, поход ризыгы әзерләүдә ярыштылар.

Нәтиҗәдә ГРЭС белән Сәвәләй авылы командалары — беренче, спорт идарәсе һәм Сарсаз-Баграж авылы командасы — икенче, политехник колледж һәм Якты Күл авылы командасы — өченче урыннарны алдылар. Ә менә ризык әзерләүдә шикәр заводы пешекчеләренә тиңнәр булмады, икенчедә грэслылар. Һәр катнашучы команда истәлекле бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев