Зәйнең эшче яшьләре “Наше время-Безнең Заман” фестивале суперфиналында
Бүген Казанда эшче яшьләрнең XIII телевизион, иҗади республика “Наше время-Безнең Заман” фестиваленең суперфиналы старт алды.
Зәйдән анда фестивальнең төбәк этабында җиңү яулаган район башкарма комитеты җыелма командасы чыгыш ясый.
Бүген безнекеләр “Хореография” номинациясендә очучылар биюен күрсәтте. Быелгы фестивальнең темасы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу һәм Ватанны саклаучылар елына багышлану уңаеннан патриотик чыгышларга аеруча өстенлек бирелә.
Иртәгә исә зәйлеләр “Дан минуты” һәм “Визитка-презентация” номинацияләрендә үзләрен тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев