Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае “Злато” вокаль ансамбле «Каравон» фестивалендә чыгыш ясады

Кичә, 28 майда, Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» халыкара рус фольклоры фестивалендә “Злато” вокаль ансамбле катнашты.

Бәйрәм чарасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ул Татарстан Рәисе исеменнән фестивальдә катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм бер төркем иҗат коллективларына сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

-Республикада 173 милләт вәкиле дус-тату яши. Моның сере гади – Татарстанда һәр милләт кешесенә үз гореф-гадәтләрен саклап яшәү өчен мөмкинлек бирелгән. Шуңа да алар, туган җирләреннән читтә булсалар да, үзләрен кыерсытылган итеп хис итми. Моның шулай икәнлегенә республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре белән аралашкач тагын бер кат инанасың. Нинди генә очрашу, чыгышларны алма, аларның асылында милләтара дуслык, туганлык, татулык ята. “Каравон” рус фольклоры бәйрәмен Россия күләмендә уздыруга үзләреннән өлеш керткән, фестивальнең башында торучы Никольское авылы халкына һәм аның фольклор ансамбленә олы рәхмәтләремне җиткерәм, - диде Дәүләт Советы рәисе.

Николай Чудотворецның Престол бәйрәменә багышланган “Каравон” рус фольклоры бәйрәменең инде өч йөз елдан артык тарихы бар. Авылның төп бәйрәме халык мәдәниятенең тарихи традицияләре нигезендә рухи кыйммәтләрне һәм милли үзаңны торгыза.

Кунакларны халык коллективлары икмәк һәм тоз белән җырлап-биеп каршы алдылар биредә. “Каравон” бәйрәме XVI гасыр уртасында Карай авылында барлыкка килә, 1734 елда авылның исеме Никольскоега үзгәртелә. Борынгы традиция буенча изге Николай хөрмәтенә бәйрәм өч көн дәвамында билгеләп үтелгән, Храмда чиркәү гыйбадәте белән, аннары гаиләдә, бәйрәм өстәле артында, ә соңыннан урамда күңел ачулар оештырылган. Анда үзенчәлекле “Каравон адымы” белән чәнчә бармаклар белән тотынышып әйлән-бәйлән йөргәннәр һәм бу вакытта гына яңгырый торган аерым җырларны җырлаганнар. Беренче “Каравон” бәйрәмендә нибары җиде иҗат коллективы катнашкан булган. Бүген исә Лаеш районының брендына әверелгән “Каравон” үзенә бөтен Россиядән кунакларны, республиканың төрле почмакларыннан килгән фольклор ансамбльләрен җыя. Фестивальнең һәр катнашучысы рус фольклоры дөньясында йөзә, рус кухнясы ризыкларын татып карый, сәнгатьтә осталыгын сыный. 1993 елдан “Каравон” бәйрәме фольклор фестивале статусына ия булды.
Быел да бәйрәм кунакларны халык җырлары, рус халкының милли ризыклары, халык-сәнгать һөнәрләре һәм “Каравон” бәйрәменең үзенчәлекле эшләнмәләре белән сөендерде. Бәйрәмдә иң мөһиме – җыр. Ансамбльләр һәм җирле җырчылар башкаруындагы халык җырлары берничә мәйданчыкта яңгырады.
Фестивальдә катнашучылар берничә сәхнәдә чыгыш ясый. Төп сәхнәдә чара Каравон бәйрәме тарихына багышланган пролог белән башланып китте. Зәйдән килгән “Злато” вокаль ансамбле берничә сәхнәдә чыгыш ясарга өлгерде. Аларның чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмеп, “браво” кычкырып озатып калды. “Энергетик” Мәдәният сараеның “Злато” вокаль ансамбле 2015 елда оеша. Ансамбльдә Мәдәният сараенда эшләүчеләр җырлый. Аның составында концерт төркеме җырчылары Мария Никитина, Елена Храмова, Альбина Габидуллина, Виктория Агашкина, Иван Чебаков, Дмитрий Иванов, «Улыбка» бию ансамбле җитәкчесе Лидия Нестягина, “Магия” бию төркеме җитәкчесе Марина Петленко, Мәдәният сараеның костюмнар бүлеге мөдире Тәслимә Гәрәева, Мәдәният сарае директоры урынбасары Айгөл Искәндәрова бар. Ансамбль белән күп еллар Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Миронова җитәкчелек итте. Бүген ансамбльне Мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Ольга Васильева җитәкли.

-Бу безнең иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмебез. Без монда ел саен киләбез. Бәйрәмне оештыру елдан-ел яхшыра бара. Быел монда бик күп ансамбльләр килгән. Бәйрәмнең шулай киңәюе бик сөендерә. Быел без бәйрәмгә ныклап әзерләндек, - ди Ольга Павловна.

Ансамбль репертуарында рус халык, фольклор, хәзерге заман эстрадасы җырлары зур урынны алып тора. Алар Республика, район күләмендә уздырылучы бик күп чараларда, фестиваль-бәйгеләрдә чыгыш ясап, призлы урыннар яулый. Әле күптән түгел генә
узган ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Миронова исемендәге рус җыры фестивалендә дә I дәрәҗә лауреат исемен алдылар.
Чыннан да, Никольское авылында зур бәйрәм рухы сизелеп торды. Фестиваль кичкә кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев