Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае актив яшәештә
Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае социаль челтәрләрдә үз төркемнәрен актив үстерә, шулай ук учреждениенең рәсми сайты да бар.
Биредә мәдәният учреждениесында узучы чаралар турында да, иҗат коллективлары хакында да мәгълүмат алырга мөмкин. Хәтта начар күрүче кешеләр өчен шрифтны зуррак итеп карау мөмкинлеге дә бар.
“ВКонтакте”социаль челтәрләрендә дә мәдәният сараеның яңалыклары оператив чыгып бара. Анда мәдәният сарае коллективы тормышы,төрле шөгыльләр белән танышырга була. Шулай ук үз фикерләрен белдерергә теләүчеләргә дә мөмкинлек бар. Күптән түгел “Энергетик“ Мәдәният сараеның Телеграммда үз каналы барлыкка килде.
YouTube видеохостингындагы канал да җанланды. Әлегә биредә иҗат коллективлары чыгышларыннан, чаралардан, шулай ук студияләр турында кыска видеолар урнаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев