Зәйнең электр челтәре тармагы инженеры юбилеен билгеләде
Район электр челтәрендә озак еллар хезмәт куючы Илфат Шәйхетдинов 60 яшен билгеләп үтте.
Кичә, 26 июньдә ”Челтәр компаниясе” АҖнең Түбән Кама электр челтәрләре филиалы Зәй районы бүлегендә чын мәгънәсендә кече коллектив бәйрәме булды. Җитештерү-техник төркеменең электр энергиясе сыйфаты буенча II категорияле инженеры Илфат Шәйхетдинов үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа намуслы хезмәте, сәнәгать, социаль һәм торак объектларын ышанычлы һәм сыйфатлы электр белән тәэмин итүгә керткән шәхси өлеше өчен предприятие җитәкчесенең Мактау грамотасы тапшырылды.
Предприятие башлыгы Олег Лукин юбилярны югары квалификацияле белгеч буларак кына түгел, актив тормыш позициясендә торуы белән дә билгеләде.

"Илфат Ягъфәр улы — грамоталы, җаваплы хезмәткәр, район электр челтәре җиһазларын бик яхшы белә. Куелган йөкләмәне төгәл һәм вакытында үти, зур тәҗрибәгә ия, һәрвакыт хезмәттәшләренә ярдәм итәргә һәм яшьләргә белем бирергә әзер. Ә аның оптимизмы һәм яхшы күңеллелеге бөтен коллективны энергия белән тулыландыра", - дип ассызыклады ул.
Электр энергиясе сыйфаты буенча инженерның эше бик мөһим - меңләгән кулланучыларны өзлексез энергия белән тәэмин итү аның югары профессиональлегенә бәйле. Илфат Шәйхетдинов контроль приборларын урнаштыра, тиз арада чакыруларга чыга, җылылык визоры ярдәмендә контактларның һәм изоляторларның торышын тикшерә, электр энергиясенең сыйфатын анализлый һәм техник документация алып бара.
"Хезмәтемне яратып башкарам. Хәзер заманча шартларда эшләү бөтенләй башкача. Элек шикаятьләр күбрәк иде — шәрә чыбыклар, еш өзеклекләр сәбәпле хезмәт катлаулы булды. Хәзер электр челтәрләре модернизацияләнгән, заманча СИП-үткәргечләр кулланыла, ләкин уяулыкны югалтырга ярамый. Кулланучылар электрны өзеклекләрсез кабул итәргә тиеш”, - дип сөйли юбиляр үзе.
Тумышы белән Илфат Ягъфәр улы Минзәлә районының Бикбол авылыннан. Аның ышанычлы таянычы булып ныклы гаиләсе тора. Тормыш иптәше Фидалия, студент улы Ильяс һәм 89 яшьлек әнисе гаилә башлыгының имин хезмәт итүен тели.
"Без дүрт ир туган гаиләләребез белән үзара дус яшибез. Шәхсән үзем гаиләм белән Иске Зәй бистәсендә гомер итәм, шәхси хуҗалыгым булган туганнарым бездә еш кунак була. Үзем бакчада эшләргә яратам, кош-корт тотабыз, хуҗалыктагы бар эшне үз кулларым белән башкарырга омтылам, шулай булганда күңелгә дә рәхәт, эшеңнең тәмен дә тоясың”, - дип елмая ул.

Аның хезмәт биографиясендә дә максатчанлык калкып тора. Хезмәт юлын Әлмәттәге “Радиоприбор” заводыннан башлаган егет армия хезмәтен тутырып кайткач Зәйгә килә, биредә ул 10 ел бишенче разрядлы электромонтер һәм автоагрегат заводында мастер булып эшли. Соңрак торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында электр үткәргечләре торышына җаваплы хезмәттә була, “Управдом” оешмасында да баш инженер булып эшли. Ул районның ерак авылларына су үткәрү эшендә дә катнаша.
"Энергетикада иң мөһиме — белем һәм тәҗрибә. Җиһазларны аңларга, аны җайга сала белергә, ә тагын — кешеләр белән уртак тел табарга кирәк. Безнең команда бердәм, җаваплы эшне төгәл аңлый, һәм бу куандыра, - дип уртаклаша Илфат Ягъфәр улы.
"60 ел бер көн кебек үтте, тик күңелем яшь булгач, күпме гомер яшәвем турында уйламыйм да. Хезмәт юлымда миңа һәрвакыт дустанә коллектив, кайгыртучан остазлар, яхшы җитәкчеләр белән эшләргә туры килде, бу зур бәхет” - дип көлә юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев