Зәйнең экологик хәрәкәт волонтерларын Мәскәүдә бүләкләделәр
1 декабрьдә Зәйнең «ЭКО-СТИЛЬ» волонтерлар командасы активисты Полина Попивненко һәм остаз Илүсә Сандимирова Мәскәүдә узган «Экосообщество» Халыкара форумында катнаштылар.
Форум коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләрен, экологик хәрәкәтләр лидерларын, экопроектлар инициаторларын һәм бизнес вәкилләрен берләштерде. Планетабызның киләчәге турында кайгыртучы волонтерлар форум кысаларында тәҗрибә уртаклаштылар, табигатьне саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрдән экологик тема буенча лекцияләр курсы тыңладылар, шулай ук системалы экологик проектлар булдыру буенча тренинглар һәм практик дәресләр үткәрделәр.
Биредә «Экопозитив-2023» Бөтенроссия экологик премиясен тапшыру тантанасы да узды, анда «Җылы очрашу» Бөтенроссия студентлар акциясендә җиңү яулаган командалар бүләкләнде.
Берничә көн дәвамында Зәйнең «ЭКО-СТИЛЬ» волонтерлар командасы активистлары яшьтәшләре белән «Җылы очрашулар» үткәрде. Безнең волонтерлар эшчәнлеге аерылып торып, бүләкләргә лаек булды.
Илүсә Сандимирова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев