Зәйнең экологик хәрәкәт волонтерларын Казанда бүләкләделәр
Тантаналы шартларда Зәй политехник көллияте студентларына экологик хәрәкәт үсешенә шәхси өлеш керткәннәре һәм табигатьне саклау чараларында актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
20 октябрьдә Казанда «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте эшчәнлегенә йомгак ясау буенча республика фестивале узды. Анда Зәй политехник көллиятенең «Эко-стиль» командасы активистлары да катнашты.
Тантаналы шартларда яшь активистлар экологик хәрәкәт үсешенә шәхси өлеш керткәннәре һәм табигатьне саклау чараларында актив катнашканнары өчен бүләкләнделәр. Зәй политехник көллияте студентлары Регина Хуҗагалиева һәм Дарья Киселева, «Эко-стиль» командасы җитәкчесе Илүсә Сандимировага Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук Зәй активистлары «Чиста булачак» экологик хәрәкәтенең республика мәктәбе эшендә дә катнаштылар. Республиканың төрле почмакларыннан йөздән артык активист ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский һәм «Чиста булачак» республика экологик хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова белән очрашты.
Фотолар «Эко-стиль» командасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев