Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дүрт-Мунча мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әзерлек – 01!» дип аталган чара оештырды

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү – безнең һәрберебез өчен дә бик мөһим.

Утны туктату бик кыен, кайвакыт мөмкин дә түгел, ә менә аны кабызу җиңел. Һәлакәт булсын өчен бер шырпы җитә, ул кешеләр өчен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохит өчен дә кире кайтара алмаслык адым булачак.

- Яшь буында янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә белем һәм күнекмәләр формалаштыру мөһим бурыч булып тора, ә эшнең төрле формалары балаларга белемнәрен мавыктыргыч итеп  үзләштерергә мөмкинлек бирә, –  ди мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.

Викторинада балалар бик теләп катнашты. Алар янгыннан саклану тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр, учреждениедә һәм урманда янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, янгыннарның сәбәпләрен анализладылар. Кемдер үз көчен беренче тапкыр сынап карады, ә кемдер инде мондый чараларда беренче генә тапкыр катнашмый.

Барлык катнашучылар да янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә яхшы белемнәрен күрсәттеләр.

фотолар мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев